"Веста" үзәге социаль педагогы патриотик юнәлештәге чара уздырды

2016 елның 4 ноябре, җомга

“Татарстан Республикасы яшьләргә патриотик тәрбия бирү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Россия – халыклар дуслыгы иле" дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чарада 9-12 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.

Социаль педагог Халыклар бердәмлеге көне тарихы турында сөйләде. Алга таба балалар ике командага бүленеп, бәйгедә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International