"Гармония" үзәге психологлары хокукый дәрес үткәрә

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Буа “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары  тарафыннан  “Яшьүсмер” клубы әгъзалары белән берлектә “Хак һәм закон нигезләре” программасы буенча  “Россия Федерацисенең төп законнары һәм алар кем тарафыннан билгеләнә” дигән темага чара уздырылды. Белгечләр психологик уеннар, күнегүләр белән  балаларга төп законнарны җиткерергә тырышты, яшьүсмерләр күбрәк очрый торган законнарны искә төшерде. Балаларга законнарны дөрес үтәү, куллану буенча киңәшләр бирелде.

Белгечләр киләчәктә дә яшьүсмерләр белән программа буенча   эшләүне планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International