Шушы көннәрдә "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар өчен Алабуга медицина училищесына экскурсия оештырылды.
Экскурсия барышында балалар фельдшер һәм шәфкать туташы белгечлекләре буенча укыту үткәрелүе турында белде.
Аеруча зур кызыксыну балаларда лаборатория, уку аудиторияләре уятты. Яшүсмерләр студентларның дәрес барышын күзәтте, лаборатор тикшеренүләр турында белде, хаттә шәфкать туташы ролендә дә булды.