Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Бала хокуклары" рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге чараның максаты булып балалар һәм яшүсмерләрдә хокукый культура һәм иҗади сәләт формалаштыру, аларны сәнгать иҗатына җәлеп итү торды.
Конкурста 43 балигъ булмаган бала катнашты. Учреждение белгечләре билгеләвенчә, балалар һәр рәсемгә җаваплы караган.