Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә тематик чаралар узды

2016 елның 4 ноябре, җомга

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Әйдәгез, тату яшик" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле викторина һәм милли уеннар оештырылган иде.

Шундый ук чаралар Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Бөгелмә "Возрождение" тернәкләндерү үзәге, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Алабуга "Кайгырту" социаль приютында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International