2 нче ноябрь көнне сәгать15:00тә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлкчәсендә ял итүче өлкәннәр Шәмәрдән авыл җирлеге китапханәсендә кунакта булды. Алар өчен китапханә мөдире Гатиятова Н.Р. композитор Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган «Ак калфаклы Сандугач» исеме астында әдәби кичә үткәрде. Өлкәннәр бөек композитор, җырчының тормыш юлы, һөм аның иҗаты белән танышты. Өлкәннәр бергәләп С. Садыкованың җырыларын җырлады, яшьлек елларын искә алды.