"Мирас" патриотик программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән чара үткәрде.
Әлеге чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балалар һәм әти-әниләр катнашты.
Катнашучылар гаилә кыйммәтләре төшенчәләрен, гаилә турында мәкальләр искә төшерде, төрле конкурсларда катнашты. Программа ахырында балалар һәм ата-аналар үз куллары белән сувенирлар эшләде.