Алабуга социаль приюты карамагындагы балалар ит эшкәртү комбинатында булып кайтты

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Халык бердәмлеге көненә уңаеннан Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар «Елабужский мясоконсервный комбинат» ААҖендә булып кайтты.

Предприятиедә барлык комбинат хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Биредә балалар шигырьләр сөйләде, җырлады.

Шулай ук, әлеге чара кысаларныда "Рукодельница" остаханәсендә эшләнгән балалар иҗади эшләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән иде.

Чара ахырында приют карамагындагыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм чәй табыны әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International