Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Кече Лызи авылында  яшәүче сугыш ветераны Медведев Анатолий Кузьмичка 3 ноябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач районы ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы  хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Васыйл Вәлиев, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, җаваплылыгы чикләнгән “Сорнай” җәмгыятенең баш икътисадчысы Әнәс Кәлимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Юбилярга Президент  Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан  бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.    

Анатолий Медведев  озак еллар колхозда эшләгән, бугенге көндә ул хатыны һәм кызы тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International