"Веста" үзәге карамагындагыларга хокуклары турында сөйләделәр

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина "Бала һәм аның хокуклары" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Чараның максаты булып балаларда гражданлык-әхлакый сыйфатлар һәм хокукый мәдәният тәрбияләү торды. Дәрестә балаларны үзләренең хокуклары белән таныштырдылар.

Чара ахырында балалар үзләренең хокукларын белергә тиешлеге турында нәтиҗә ясады. Шулай ук, барлык катнашучыларга да "Бала хокукы" дип исемләнгән буклет тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International