10 ноябрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Әлеге чарада түбәндәге белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк: торбалар монтажчысы, слесарь, пешекче, сатучы-логист, инженер-технолог, кладовщик, персонал буенча менеджер, һ. б.
Ярминкә Түбән Кама ш., Бызова ур. 20а, (222 нче каб) адресы буенча сәгать 10:00да башланачак.
Белешмәләр өчен телефон: (8555) 42-68-00.