Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 25 нче октябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1731 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 9 кешегә азрак.

Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Алабугада эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 1082, 688 һәм 374 эшсез кеше теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Менделеевск һәм Кама Аланында 2 кешегә, Чистайда исә 9 кешегә эшсезлек саны арту күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International