Түбән Камада ведомствоара рейдлар үткәрелде

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Әлфирә Юнусова һәм Ольга Плаксина, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Дилара Борисова һәм Кармалы авыл җирлеге секретаре Галина Ермилова белән берлектә социаль ярдәм алучы һәм ведомствоара патронажда торучы 12 гаилә йортында булды.

Әлеге рейдлар балаларның яшәү шартларын һәм тулай торакларның җылыту сезонына әзерлеген тикшерү максатыннан үткәрелде.

Рейд барышында белгечләр белән тулай торакның санитар яктан торышы һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча профилактик әңгәмә дә оештырылды.

Шулай ук, гаилә әгъзаларына көнкүрештә балалар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International