Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалы "Интервью" тапшыруында чыгыш ясаячак.
Әлеге тапшыруда Министр "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын гамәлгә ашыру турында сүз алып барачак. Шулай ук, Эльмира Зарипова социаль яклау өлкәсендә электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыру турында да сөйләячәк.
Министрның чыгышы 28 нче октябрь көнне сәгать 18.00дә эфирга чыгачак.