Татарстан Республикасның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең “Семь дней” телепрограммасында катнашты.
Биредә Министр Республиканың хезмәт базарындагы хәл, узган ел белән чагыштырганда эшсезлек үзгәреше динамикасы турында хәбәр итте. Шулай ук, Эльмира Зарипова Министрлык тарафыннан эшсезләр санын киметүгә юнәлдерелгән эшләр турныда да сөйләп узды. Моннан тыш, Министр "соры" хезмәт базарын легальләштерү буенча масштаблы эшләр алып барылуы турында да билгеләп үтте.
Тапшыру эфирга 30 нче октябрь көнне сәгать 19:30да чыгачак.