Питрәч "Шатлык" приютында гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлгән чара узды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә “Шатлык” приютында “Минем гаиләм” дигән чара булып үтте. Тәрбияче Гүзәл Равил кызы үзенең нәни балалары белән кыска адаптация вакыты эчендә күп нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтте. Балалар зур теләк белән сорауларга җавап бирде, төрле уеннар уйнады, гаилә эчендә ачуланышкан туганнарын дуслаштырды, гаилә турында җырлар тыңлады һәм зур тату гаилә өчен күмәк апликация ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International