Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләре белән берлектә "Мин һөнәр сайлыйм..." һөнәри юнәлеш бирүче проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Әйтик, шушы көннәрдә 14 нче лицейның 11 сыйныф укучылары Серго исемендәге заводта булып кайтты. Биредә балаларга 29 нче цех буенча экскурсия оештырылган иде.
Әлеге предприятиедә 3 нче гимназия укучылары да булды. 1 нче лицей укучылары өчен исә Горький исемендәге заводка экскурсия оештырылды. Лицей укучылары җитештерү процессы, эшче һәм инженер һөнәре белән танышты.
Чара ахырында һәр катнашучыга сувенир продукциясе тапшырылды, аннан соң барлык катнашучы да истәлек өчен фотога төште.