Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның социаль адаптациясе буенча дәрес узачак

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Ике көн дәвамында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнарның социаль адаптациясе буенча дәрес үткәрәчәк.

Катнашучылар эш эзләү осталыгы, резюме төзү, үз-үзеңне презентацияләү һәм эш эзләү планы төзү буенча мәгълүмат ала алачак.

Әлеге чарада 16 эшсез граждан катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International