Минзәлә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан социаль адаптация авырлыклары кичергән балалар белән суицид очраклары буенча профилактик әңгәмә оештырылды.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарда уңай тормыш максатлары формалаштыру торды.
Дәрес дәвамында яшүсмерләр психологик күнегүләрдә, тренинг һәм уеннарда катнашты. “Әлеге чара яшүсмерләргә тормыш кыйммәтләрен аңларга өйрәтте” – дип нәтиҗә ясады психолог Наталия Кудряшова.