Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар нарколог-табиб Марина Плешкова белән очрашты.
Кунак яшь буынга алкоголь эчемлекләрнең зыяны, наркотикларның зарарлыгы турында сөйләде.
Үткәрелгән әңгәмә никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Алган белемнәрен балалар нарколог-табиб уздырган "Зарарлы гадәтләр" викторинасында күрсәтә алды.