2016 нче елның 17-19 нче октябрь көннәрендә Тукай районы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортларында янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырыла башлады.
Әлеге эшне «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тукай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре белән берлектә алып барды.
Эш барышында актлар төзелде, инструктаж укылды.