Минзәлә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан "Минем психологик портрет" дип исемләнгән чара үткәрелде.
Әлеге чара “Көчләүдән башка” программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар катнашты.
"Дәрестә балалар психологик күнегүләр башкарды, башка кешеләр белән дустанә аралашырга, миһербанлы булырга өйрәнде” – дип билгеләп үтте үзәк психологы Ольга Газетдинова.