Яр Чаллда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 октябрендә Яр Чаллда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Биредә шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән эш табарга теләгән шәһәр халкы катнашты.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең түбәндәге 12 оешма вәкилләре килгән иде: ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы, “Силикат кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Газобетон” ҖЧҖ, “МИО (медицина иминият оешмасы) “Спасение (Коткару)” ҖЧҖ, “Дуслык сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Промжелдортранс-Сервис” ҖЧҖ һ.б.

Эш бирүчеләр механик, финанс консультанты, сату буенча менеджер, җәмәгать тәртибен саклаучы белгеч, ведомствоара саклау хезмәте укчысы, лаборант, транспортерщик, келәтче, комплектовщик, электр җиһазларын ремонтлау һәм карау буенча электромонтер, буяучы, станок һәм слесарь эшләре буенча контролер, стропальщик, чистартучы, шомыртучы, эш бүлүче, термист, балта остасы, ябыштыручы, газ белән кисүче, заточник, зуборезчик, слесарь-сантехник, слесарь-инструментальщик, сәүдә залын тикшерүче, төрүче-салучы, электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы, төяүче, хезмәтче, фрезерчы, тракторчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һ.б. вакантлы эш урыннарын тәкъдим итте.

Ярминкәгә барлыгы 120 кеше килде,  25 кешегә  алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International