"Веста" үзәге белгечләре инвалидларның эшкә урнашү ихтыяҗын ачыкларга тырышты

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 1-15 нче октябрь көннәрендә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлыгы булган эшләмәүче гражданнар арасында анкета тутыру оештырды. Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның эшкә урнашу ихтыяҗын билгеләү торды.

Әлеге чарада эшкә яраклы яшьтәге 100 инвалид катнашты. Анкета тутыру нәтиҗәләре буенча 46 граждан гына эшләү теләген белдерде.

"Веста" үзәге белгечләре сөйләвенчә, инвалидларның эшләмәү сәбәпләре төрледән. Бу инвалидлык төркем үзгәрү, махсус җихазландырылган эш урыны кирәклеге, эш бирүчеләр вакантлы эш урыннары тәкъдим итмәү яисә башка сәбәпләр аркасында булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International