Мәскәү районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 300 дән артык кеше килгән

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре бу көннәрдә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада 12 предприятие һәм оешмаларның түбәндәге кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: Казан шәһәре буенча Россия эчке эшләр министрлыгы, "Татмедиа" АҖ, "Идел-Пресс" ҖЧҖ, ял итү һәм сәламәтләндерү үзәге "Мон Плезир" ҖЧҖ, "Казань Пульс" ҖЧҖ, "Завод металлической тары" ҖЧҖ, "Связной-Логистик" ЯАҖ, "Ростелеком", «Казанский завод стальных дверей» ҖЧҖ һәм башкалар да бар иде.

Эш эзләүчеләргә 250 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде. Шулар арасында, оператив хезмәткәре, полицейский-кинолог, полицейский-машина йөртүче, хисапчы, кассир, менеджер, контролер-ревизор, мастер, станок операторы белгече, официант, пешекче, урам себерүче, слесарь-электрик, слесарь-ремонтчы, штукатур-маляр, машинист һ.б.

Барлыгы ярминкәгә 300дән артык кеше килгән иде, шуларның 46ына алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International