“Мөмкин булмаган нәрсә юк!” – дип раслый Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәге белгечләре.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының социаль проектлары конкурсында, Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәге, Арча инвалидлар җәмгыятенең “Спортта бар да тигез!” проектының партнеры булып тора.
Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт файдалы да, сәламәт яшәү рәвеше дә һәм яхшы кәеф чыганагы да булып тора.
Грант акчасына тәгәрмәчле шугалаклар һәм чаңгылар алынды.
Кыш көннәрендә балалар, үәзәк территориясендәге мәйданчыкта, чаңгыларда шуа алачак. Төрле спорт чараларында катнашу балаларда канәгатьләнү хисе тудыра, сәламәтлекне ныгыта, күңелне күтәрә.
Үзәктә эшләүче белгечләр фикеренчә, спорт уңышының күрсәткече, шөгелләнү теләгеннән тора.Спортта мөмкин булмаган нәрсә юк!