Яр Чаллы "Асылташ" приютында яңа тернәкләндерү ысулы кулланалар

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы “Асылташ” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “бумагопластика” дәресе узды. Әлеге чара кысаларында балалар гадәти төсле кәгазьнең үзенчәлеге турында белде, төрле төстәге композицияләр техникасы белән танышты.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге тернәкләндерү ысулы балаларның төрле сәләтен ача: иҗади, конструктив, хәтта оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International