"Куркынычсызлык территориясе" программасы кысаларында Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә учреждение белән берлектә "Акыллы җәяүле" социаль-әһәмиятле чара узды.
"Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, уен формасында юлда барлыкка килгән проблемалы хәлләрне сәхнәләштерде. Моннан тыш, ике учреждение укучылары арасында дустанә мөнәсәбәт тә барлыкка килде” — дип билгеләп үтте "Яңарыш" үзәге тәрбиячесе Алина Гадельшина.