Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Минем һөнәрем..." һөнәри юнәлеш бирүче акциясенең Республикакүләм зональ этабында катнашты.
"Хәрби хезмәткәр" һөнәрен балалар кадет формасында тәкъдим итте.
"Мондый чаралар балаларда патриотик сыйфатлар гына тәрбияләп калмый, ә тормышны башка яктан күрергә дә мөмкинлек бирә. “Безгә, белгечләргә һәм ата-аналарга балаларны дисциплиналы итеп күрү бик күңелле булды” – дип искәртеп узды социаль педагог Татьяна Гурьева.