20 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада предприятие һәм оешмаларның түбәндәге кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: Казан шәһәре буенча Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсе, "Татмедиа" АҖ филиалы, «Центр отдыха и здоровья «Мон Плезир» ҖЧҖ, «Казань Пульс» ҖЧҖ, «Вкусная еда» ҖЧҖ, «Завод металлической тары» ҖЧҖ, "Завод металлической тары" ЯАҖ, "Связной-Логистик" ЯАҖ, "Ростелеком" компаниясе, «Казанский завод стальных дверей» ҖЧҖ һ.б.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен сәгать 10.00да Казан шәһәре, Академик Королев урамы, 47 адрес буенча башлап җибәрә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 564-40-89, 564-38-32.