Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә 13 социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдә булып кайтты.
Рейд барышында белгечләр гаилә әгъзалары белән көнкүрештә һәм гомуми файдалану урыннарында янгын куркынычсызлыгы нормалары турында сөйләште.
Моннан тыш, тугыз йортта янгын куркынычсызлыгы датчиклары да урнаштырылды.