Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Татьяна Коваль һәм социаль педагог Ольга Плаксина Старошешминск авыл җирлегендә булып кайтты. Белгечләр мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә булды.
Күчмә чара барышында балаларны диагностикалау, иҗади мөмкинлекләрен үстерү дәресе оештырылды.
Авыл җирлеге башкарма комитетында булаганнан соң, "Веста" үзәге белгечләре гражданнарга социаль мәсьәләләр буенча консультация дә уздырды.