Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

"Мин һөнәр сайлыйм..." һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Зеленодольский завод им. А.М. Горького» АҖ белән берлектә 4 нче мәктәп 5а сыйныфы укучылары өчен "Үз эшенең остасы" дип исемләнгән экскурсия оештырды.

Экскурсия музей белән танышудан башланып китте.

Мәктәп укучылары хезмәт шартлары, суднолар төзелеше технологиясе белән танышты, зур кызыксыну белән техника эшчәнлеге, кораблар җитештерү эшенең барышын күзәтте.

Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International