«Завод ЖБИ БРИЗ» ҖЧҖ тулысынча хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Завод ЖБИ БРИЗ» ҖЧҖ 202 хезмәткәренә тулысынча хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 3 400,7 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International