19 октябрьдә Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырачак. Чарада предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак. Шулар арасында "КазХимНИИ" АҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ, Юнысова Л.Н. ШЭ, "Альянс Жизнь" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һ.б.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: химик җитештерү өлкәсенә аппаратчик, баш метролог, сатып алулар буенча инженер, фәнни хезмәткәр (биология), слесарь-сантехник, тегүче, кран машинисты, экскаватор машинисты, компрессор җайланмалар машинисты, ремонтлау буенча слесарь, җыештыручы, сапер, снайпер, менеджер, консультанты һәм башкалар.
Чара Казан ш., Журналистлар ур., д. 13 "а" адресы буенча сәгать 09:00да башлана.