Тәтеш районы социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең йортына янгын куркынычсызлыгы датчиклары куйдылар

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 14 октябреннән бирле Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортларына янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырыла башлады.

Әлеге эшне «Тетюшское сияние» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм янгын күзәтчелеге оештыра.

Эш барышында акт төзелә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелә, тиешле китапчыклар һәм буклетлар таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International