Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Любовь Горюшева һәм Алия Малякова, “Центр” торак-коммуналь хуҗалыгы технигы, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, җирле үзидарә органы рәисе ведомствоара патронажда торучы биш имин булмаган гаиләләргә рейд оештырды.
Әлеге гаиләләр белән сәламәт яшәү рәвеше турында, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү мәсьәләсе, балаларның спорт секциясе һәм түгәрәкләргә йөртү турында сөйләштеләр.
Шулай ук, рейд барышында электр көнкүреш приборлары эксплуатациясен бозуга зур игътибар бирелде.