Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.

Әлеге чарада 11 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашачак. Шулар арасында "КАМАЗ" заводы, "Рябинушка" балалар бакчасы, "Промжелдортранс-Сервис" ҖЧҖ, «ЗАВОД СИЛИКАТНОГО КИРПИЧА» ҖЧҖ, "Олеокам" ҖЧҖ, "Челны-Лада" ААҖ, "ГАЗОБЕТОН" ҖЧҖ һәм башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим итәчәк: бухгалтер-материалист, җәмәгать тәртибен саклау буенча белгеч, компрессор җайланмалары машинисты, слесарь-ремонтчы, маляр, кече тәрбияче, кастелянша, транспортерщик, кладовщик, комплектовщик, кассир, кондитер, пешекче, урам себерүче, шлифовщик, термист, балта остасы, паяльщик, лаборант һ.б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 10.00да Яр Чаллы шәһәре, пр. Мира ур., 87/22 (ДК Камаз) адресы буенча башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International