Казан ВИЧка тест узу Бөтенроссия акциясенә кушылачак

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 18 нче октябрендә сәгать 12.00 "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендә РФ сәламәтлек саклау Министрлыгы оештырган ВИЧ-инфекция буенча мәгълүмат бирү Бөтенроссия акциясе старт алачак.

Әлеге акция кысаларында гражданнар ВИЧ-инфекция һәм Спид турында консультация алып, бушлай ВИЧка экспресс-тест уза алачак.

Чарада катшырга теләгән белдергәннәрне 18 нче октябрдән алып 30 нчы октябрьга кадәр Казан шәһәре, Спартак урамы, 6 (1-нче кат, баш керү) адресы буенча, сәгать 12:00 дан 20:00 га кадәр көтеп калачаклар. Тест аноним рәвештә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International