Шушы көннәрдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр өчен семинар-киңәшмә узды. Чарада 168 кеше катнашты.
Әлеге чараның максаты булып катнашучыларны 2016-2017 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законнарына кертелгән үзгәрешләр белән таныштыру торды. Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасында хезмәт өчен түләү өлкәсендәге хәл, хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләрен күзәтү, хезмәт хокукы нормаларын бозу сәбәпле административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту, “соры” хезмәт базары белән көрәш һ. б.
Семинар-киңәшмәдә барышында барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.