13 октябрьдә Тверь өлкәсенең социаль яклау һәм сәламәтлек саклау Министрлыклары вәкилләренең Татарстанда эшлекле сәфәрләре кысаларында Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту булегенә визит оештырылды. Делегация составында Тверь өлкәсенең социаль яклау Министрлыгының инвалидларны тормыш эшчәнлеге белән тәэмин итү булегенең башлыгы Һәм Тверь шәһәренең тернәкләндерү үзәкләренең җитәкчеләре бар иде.
Очрашу барышында делегация оешманың эшчәнлеге һәм «Уңайлы мөхит» программасы нигезендә җиһазландыру белән танышты. Бүлек хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә өйдә һәм полустационар социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булган тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Биредә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең оештыру-методик нигезләре, теоретик-методологик һәм CBR – технологияләрен кертунең практик нигезләре яктыртылды.
Әлеге очрашу халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәли-юнәлеш ягыннан ике як өчен дә әһәмиятле иде.