Яр Чаллы халкы вакансияләр ярминкәсендә булды

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 елның 13 октябрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды. Биредә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар  белән бер исәптә, эш табарга теләүчеләр дә катнашты.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга  шәһәрнең 11 оешмасыннан кадрлар  белән эшләү бүлеге белгечләре килгән иде:

  • ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы
  • МБМУУ №7 “Миләшкәй” балалар бакчасы
  • ҖЧҖ “Промжелдортранс-сервис”
  • ҖЧҖ “Силикат кирпеч заводы”
  • ҖЧҖ “Олеокам”
  • ААҖ “Чаллы-Лада”
  • ҖЧҖ “Газобетон” һ.б.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим итте: материаллар буенча хисапчы, җәмәгать тәртибен саклаучы хезмәткәр,  компрессор җайланмалары машинисты, слесарь-ремонтчы, ведомствоара хезмәте укучысы, буяучы, хезмәтче, кече тәрбияче, кастелянша, булышчы эшче, транспортерчы, келәтче, комплектлаучы, электрон-хисәпләү машиналары операторы, электр җиһазларын ремонтлаучы-көйләүче, кассир, камыр эшләнмәләре остасы, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, җыештыручы, урам себерүче, чистартучы, шомартучы, термист, балта остасы, ябыштыручы,  заточник, зуборезчик, слесарь-инструментальщик, химик анализ лаборанты, электр һәм газ  белән эретеп ябыштыручы һ.б.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге көндә анда барлыгы 5554 вакансияләр  теркәлгән.

Ярминкәгә барлыгы 144 кеше  килгән иде, шуларның 21нә алга таба эшкә урнашу өчен юлланма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International