Яр Чаллы “Изгелек” үзәгендә мини-тренинг булып узды

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 нчы елның  14 нчы октябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Йөрәкләрдә бары тик шатлык” дигән темага мини тренинг үткәрде.

Әлеге чарада  6 социаль хезмәт белән файдаланган инвалид  катнашты. Чараның максаты булып яшь инвалидларга социаль яраклашырга ярдәм итү торды.

Уеннар барышында инвалидлар бер-берсе белән танышты һәм аралаша башлады.  Тренинг дәвамында үзләренең  һәм иптәшләренең мөмкинлекләрен ачыклау серләренә төшенде. Кәеф күтәрү һәм активлашу ысулларын да өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International