Кукмара "Тылсым" үзәге тарафыннан "Социаль туризм" технологиясе гамәлгә ашырыла

2016 елның 14 октябре, җомга

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре үз карамагындагылары өчен туган якны өйрәнү музеенә экскурсия оештырды. Әлеге чара "Социаль туризм" технологияләр кысаларында узды.

Чараны музей хезмәткәре Эльвира Хәсәнова алып барды. Биредә социаль хезмәт алучылар Татарстан каһарманнары турында китаплар, бертуган Комаровларның йорт экспонатлары белән дә танышты.

Чара ахырында, тернәкләнүчеләр үзләренең ата-бабаларыннан калган иске кирәк-яракларны музейга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International