Бүген Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга, шул исәптән пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәгеләргә вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Ярминкәдә 11 предприятие һәм оешма вәкилләре, алар арасында «Жилищник-2» ҖЧҖ, "Боз спорт сарае", "Йоктранс" ҖЧҖ, "Партнер" ҖЧҖ, «Чистопольский судостроительно-судоремонтный завод» ҖЧҖ дә катнашты.
Эш бирүчеләр барлыгы 77 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Ярминкә нәтиҗәләренә килгәндә, алга таба эшкә урнашу өчен 11 юнәлеш бирелде.