Тәтеш районында ведомствоара рейдлар дәвам итә

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Венера Янышева авыр тормыш хәлендә калган гаилә эшләре инспекторы Алена Пантюхина, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин белән берлектә ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең патронажын үткәрде.

Әлеге рейд гаиләнең торак-көнкүреш шартларын кабаттан тикшерү, аларның ягу сезонына әзерлеге, шулай ук, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә уздыру максатыннан оешытырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International