Балтач “Наз” үзәгендә тернәкләнүчеләр хезмәт ветераны белән очрашты

2016 елның 13 ноябре, якшәмбе

Бу елның 12 нче октябрендә Өлкәннәр көне уңаеннан  “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт ветераны Абрамова Елизавета Егор  кызы белән  очрашу булып узды. Абрамова Елизавета барлык тернәкләнүчеләрне өлкәннәр көне белән котлап изге теләкләр юллады.

Чара башында  ул үзенең авыр балалык еллары турында сөйләде. Чөнки ул еллар Бөек Ватан сугышы башланган чорга туры килә. Шулай да, ветеранның бик шат күнелле, җор телле булуы аңа озак яшәргә мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар тернәкләнүчеләрнең  күнелләрендә якты истәлекләр калдыра, тернәкләнүгә уңай нәтиҗә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International