Агымдагы елның 10 октябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Өлкәннәр декадасы уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү директоры Ахмадиева Гөлнара, Арча районы буенча Дәүләт алькогол инспекторының әйдәп баручы белгече Сафина Гөлназ белән очрашу булып узды. Әңгәмәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар өчен социаль түләүгә кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертелде. Өлкәннәр көне уңаеннан тернәкләнүчеләрне бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар.