"Веста" үзәге яшь тәрбияләнүчеләренә юл кагыйдәләре турында сөйләделәр

2016 елның 11 ноябре, җомга

Балалар травмасын профилактикалау кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина “Кагыйдәләрне саклыйбыз” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Элеге чарада 24 бала катнашты.

Дәрестә балалар җәяүлеләрнең йөрү кагыйдәләре турында сөйләште, юл билгеләре турында төрле табышмаклар чиште, “Йомры икмәк сәяхәте” әкиятен тыңлады, тематик уеннар уйнады.

Чара ахырында балаларга "Юлда йөрү кагыйдәләрен саклау" белешмәләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International