Татарстанда өлкәннәргә заманча социаль хезмәт күрсәтү технологияләре кертелә

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстанда гомер озынлыгы белән бергә өлкәннәр саны да артып килә. Әлеге факторлар Татарстанда кабул ителгән өлкәннәр белән эшләү стратегиясен билгеләде. Республика өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү буенча заманча технологияләр эшләп килгән әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып тора. Әлеге технологияләрнең куллануы һәм нәтиҗәләре турында Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләп узды.

Соңгы биш елда Татарстанда өлкәннәр саны 10 процентка арткан. Бүгенге көндә республикада 920 мең пенсионер яши. Эльмира Зарипова сүзләре буенча күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында тора.

Өлкәннәр белән системалы эшләр ике юнәлештә алып барыла. Бу мөстәкыйль рәвештә үзен карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм актив озын гомер стратегиясен гамәлгә ашыру.

Бүген социаль һәм мәдәни үзәкләрдә өлкәннәр өчен бик күп шартлар тудырыла. Өлкәннәрне компьютер белән эшләргә өйрәтү программалары да эшләп килә.

 “Бүгенге көндә Казан һәм Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре базасында пилот проект кысаларында 250 эшсез пенсия яшендәге граждан хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр буенча укытылачак. Хәзерге вакытта әлеге үзәкләрдә эзерлек эшләре алып барыла” – дип билгеләп узды Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы хезмәт министрлыгы белешмәләре нигезендә эш бирүчеләр эшкә бухгалтер, компьютер дизайны, риэлтор эше, педагогика, хезмәт саклау, хәтта флористика программасы буенча укыган өлкән яшьтәге гражданнарны алырга әзер.

Бу елны Республикакүләм Өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда актив озын гомер тематик күргәзмәсе узды, шулай ук, өлкән яшьтәге кешеләр өчен оештырылган үзешчән сәнгать фестиваленә дә нәтиҗә ясалды. Моннан тыш, "Алтын көз" социаль программалар конкурсы да үткәрелде. Казан ярминкәсе мәйданчыгында оештырылган “Актив озын гомер” күргәзмәсендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Әлеге ярминкәгә 1800 эш эзләүче килде, шуларның 229ына вакантлы эш урыннарына юллама бирелде. Биредә Казанның 29 оешмасы 15 меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында 7 нче октябрь көнне Казанның 7 районында һәм 45 муниципаль берәмлегендә өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм дә күрсәтелде.

Хәзерге вакытта Татарстанда өлкәннәргә карата республика концепциясе төзелеп килә. Оештыручылары булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР пенсионерлары берлеге һәм иҗтимагый оешмалар тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International